Мөслимдәге шәхси йортта янгын чыга
Иминлек

Мөслимдәге шәхси йортта янгын чыга

Ел башыннан бу - өченче янгын очрагы.

"Бүген 06:00 сәгатьтә Мөслимдәге шәхси йортта, Полевая урамында котельнаяның януы турында хәбәр керде. Янгынның башлангыч сәбәбе - электр җиһазларын монтажлау кагыйдәләрен бозу. Йорт иминиятләштерелмәгән. Ел башыннан бу - өченче янгын очрагы",- дип хәбәр итә Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы Вильям Тайбактин.

Вильям Тайбактин фотолары.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев