Мөслимдә балалар урлашуы – әти-әниләр җавапка тартылды
Каникул вакытында балаларның урлашу очраклары арткан
Узган атнада Мөслимдәге бер сәүдә йортыннан һәм шәхси кибеттән азык-төлек урлаган өч баланың әти-әнисенә административ беркетмәләр төзелгән.
“Сәүдә нокталарның барысында да күзәтү камералары урнаштырылган. “Имин шәһәр” дәүләт программасы нигезендә күпфатирлы йортларда, машина кую урыннарында, кеше күп йөри торган урыннарда тәүлек дәвамында видеокамералар эшли. Караклыкның, кеше әйберенә кул сузуның начар гамәл булуын әти-әниләр балаларына кече яшьтән өйрәтсен иде,” – ди район эчке эшләр бүлегенең җинаять эзләү бүлекчәсе җитәкчесе Фәрит Сәлахов.
Фото – «Татар-информ» архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев