Иминлек

Мөслим районының Игенче авылы янында машина яну очрагы булды

Бу хакта Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчлеге бүлеге инспекторы Вильям Тайбактин хәбәр итә

14 сентябрьдән 15 сентябрьгә каршы төндә Мөслим районының Игенче авылы янында машина яну очрагы булды.

Авыл чишмәсе янында эшләп утырган җиңел машинага ут каба. Янгынның сәбәбе транспорт чарасы механизмы узелларының төзексезлеге. Машина тулысынча янып бетте дип хәбәр итте Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчлеге бүлеге инспекторы Вильям Тайбактин.

Вильям Тайбактин фотосы.


Нет комментариев