Мөслим районында “Торак” операциясе бара
Максат – кимчелекләрне вакытында кисәтү
Мөслим районында “Торак” операциясе бара. “Халыкның хәвефсезлеген, иминлеген тәэмин итү максатыннан авыл җирлекләрендә торак йортлар тикшерелә, хуҗалар белән профилактик әңгәмәләр үткәрелә, белешмәләр таратыла. “Рейдларны кемнедер җәзага тарту, гаепләү өчен оештырмыйбыз. Безнең максат – кимчелекләрне вакытында кисәтү. Йортның тирә-юне, мичләрнең, электр чыбыкларының торышы карала, кимчелекләр әйтелә”, – ди Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы Вильям Тайбактин.
Фото: «Мөслим-информ» архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев