Мөслим гимназиясендә янгын-тактик өйрәнүләр узды
Гимназия бинасында шартлы янгын чыгып, аны гимназия хезмәткәрләре сүндерергә тырышып караган, әмма көчле төтен аркасында моны эшләп булмаган
Яр Чаллы шәһәренең янгын сүндерү хезмәте, Мөслимнең 123нче янгын сүндерү часте һәм районара күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә Мөслим гимназиясендә янгын-тактик өйрәнүләр узды.
"Гимназия бинасында шартлы янгын чыгып, аны гимназия хезмәткәрләре сүндерергә тырышып караган, әмма көчле төтен аркасында моны эшләп булмаган.
123 нче янгын сүндерү-коткару бүлеге бинадан ике зыян күрүчене алып чыкты. Янгын кыска вакыт эчендә сүндерелде. Өйрәнүләрдән соң учреждение персоналына янгын куркынычсызлыгы чаралары җиткерелде”, – дип хәбәр итә Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы Вильям Тайбактин.
Вильям Тайбактин фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев