Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Иминлек

Өч айда – 1,2 миллиард сум: мошенниклар татарстанлыларны ничек алдый?

Быел 18 райондашыбыз мошенниклар корбаны булган. Аларга килгән зыян күләме – 528 мең сум.

– 2026 елның өч аенда мошенниклар Татарстан халкының 1,2 миллиард сум акчасын урлаган. 3437 мошенниклык һәм урлашу факты теркәлгән. Кешеләрне алдауның иң күп өлеше гыйнвар аена туры килә. Яңа ел бәйрәмнәрендә халык ял иткәндә, кырыкалдарлар “акча эшләгән”. Гыйнварда1400дән артык шундый җинаять теркәлгән. Мошенниклар Татарстанда яшәүчеләрдән 400 миллион сум акча урлаган, – ди район эчке эшләр бүлегенең җинаятьләрне эзләү бүлекчәсе җитәкчесе Фәрит Сәлахов.

Гадәттә хатын-кызлар һәм 60 яшьтән өлкәннәр мошенниклар корбаны була. Әмма 18-20 яшьлекләр арасында да зыян күрүчеләр саны арта бара.

Фото: Татар-информ


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев