Мошенниклар корбаны була күрмәгез!
1962 елгы хатын-кыз, инвестицияләр белән акча эшләргә теләп, мошенниклар тозагына эләккән.
Бер райондашыбыз әздән генә 65 мең сум акчасын югалтмаган. “Үрәзмәт авылыннан 1962 елгы хатын-кыз, инвестицияләр белән акча эшләргә теләп, мошенниклар тозагына эләккән. Бер исәп-хисап счетыннан икенчесенә акча күчерәм дигәндә, телефонына банктан: “Акча күчергәндә мошенниклар корбаны була күрмәгез!” – дигән смс хәбәр килә. 62 яшьлек хатын-кызны уйланмаган адымнан шушы хәбәр коткара. Уяулыкны югалтмагыз! Беркемгә дә телефоныгызга килгән кодларны, саннар комбинациясен әйтмәгез!” – ди эчке эшләр бүлегенең уголовный розыск бүлекчәсе җитәкчесе Булат Замалиев.
Фото Татар-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев