Мошенниклар йоклап ятмый
Мошенникларны җавапка тартуы авыр, ди хокук сакчылары.
Мошенниклар турында без әледән-әле ишетеп торабыз. Ләкин алдарлар турында күпме генә язма, аларның кармагына эләгүчеләр әледән-әле очрап тора.
Моңа заманча технологияләр һәм интернет челтәре дә сәбәпче. Халык хәзер төрле товарлар эзләүне дә интернет-кибетләр аша гына башкара. Халыкның уяусызлыгыннан файдалана белүчеләр өчен бу, үз чиратында, җиңел акча эшләү алымы гына.
– Кеше күңел ачу һәм төрле хезмәтләрне табу өчен социаль челтәрләрдәге мәгълүматлардан файдалана. Ә бит әлеге технологияләрне мошенниклар да оста куллана. Халыкны алдау өчен мошенниклар нинди генә ысуллар уйлап тапмыйлар! Мошенниклар хәтта пандемия шартларында да “йоклап” ятмады. Кешеләрнең акчаларын үзләштерү өчен социаль челтәрләргә кереп, “корбан” табалар. Аннан соң ул кешенең әти-әнисенә шалтыратып, “Балагыз кеше бәрдерде, зур күләмдә акча кирәк” – дип язалар, яныйлар, куркыталар. Мондый янауларга, гадәттә, беркая да чыгып йөрмәгән авыл кешесе тизрәк бирешә, ышана, – ди район эчке эшләр бүлегенең уголовный розыск бүлеге җитәкчесе Булат Замалиев.
Ел башыннан 25 райондашыбыз мошенниклар корбаны булырга өлгергән – аларга җәмгысе 100 миллион сумнан артык зыян килгән. Бүгенге көндә 25 эшнең унысы ачылган булуы да мәгълүм.
– Алдарларның берничәсен тоткарлый алсак та, бу бик авыр ачыла торган җинаять төренә керә. Өметсез эшләр дип әйтсәк тә буладыр. Чөнки мошенниклар чит регионнардан элемтәгә чыга. Чит исемгә алынган сим-карталар, банк карталары белән шәхесне ачыклау – мөмкин булмаган эш. 25 алданган райондашыбызны кәкре каенга терәтүчеләрнең бишесе Украина кешеләре булып чыкты. Соңгы айларда без Ростов, Башкортостан, Казан һәм Екатеринбургтан дүрт мошенникны тоткарлап алып кайттык. Алар зыян күрүчеләргә китергән зыянны кайтардылар, бу зыян күләме 500 мең сумга якын иде. Тагын бер мошенникның Түбән Новгород шәһәрендә булуын ачыкладык, ул эзләүгә бирелде, – ди Булат Замалиев.
Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре хәбәр итүенчә, мошенниклар соңгы арада интернет челтәре аша дәүләт органнары исеменнән компенсация һәм матди ярдәм бирү турында мәгълүмат тарата башлаган. Беркатлы райондашларыбыз – декрет ялында утыручылар, күпбалалы әниләр аларның беренче корбаннары булырга өлгергән. Карта номерларын язып, “хәзер акча күчә” дигән алдауларга ышанып, алар карталарында булган санаулы акчаларыннан да мәхрүм калган.
– Ни өчен мошенникларны җавапка тартуы авыр? Халык үз теләге белән алдарларга карта номерларын әйтә, бернинди басымсыз банк картасында булган акчаларын чит кешегә күчерә. Банк хезмәткәре беркайчан да сезнең банк картагыз турында мәгълүмат сорап утырмаячак, чөнки аларда сезнең турыдагы бөтен мәгълүматлар да күптән бар. Банк картасын алганда аның кодын юкка гына конверт эченә салып бирмиләр. Бу кодны бары тик сез генә белергә тиеш! Ниндидер кэшбек акчалар күчә, дәүләт ярдәме була дип, мошенникларга ышанып утырмагыз! – ди бүлек хезмәткәре Фәрит Сәлахов.
Бу көннәрдә районда мошенникларның тагын бер төре пәйда булды. Алар – өлкән яшьтәгеләрне өйләренә үк кереп кычкыртып талый башлаган төркем. Ольгино авылында бер әбигә алтын бәһасенә көнкүреш товары сата язганнар. Күршесенең уяулыгы гына коткарып калган. Санаулы минутларда урынга килеп җиткән полиция хезмәткәрләре озын берлек артыннан йөрүчеләрне тоткарлый алган.
Көнкүреш товарлары сатып йөрүче мошенниклар узган ел янгын турында хәбәр бирүче автоном җайланмалар да сатып, шактый баеп калырга өлгерде. Кибетләрдә мондый җайланмаларның якынча бәясе 200-300 сум булса, алдарлар бу җиһазларны өчәр мең сумга саткан.
– Күп очракта алданган халык район эчке эшләр бүлегенә килергә читенсенә, якыннары белер дип ояла. Оялырга да, куркырга да кирәкми! Беренче чиратта игътибарлы булырга һәм алдакчылар схемалары турында күбрәк белергә кирәк. Башкаларның хаталары сабак булсын иде! Мошенниклар үзләрен пенсия фонды хезмәткәрләре итеп таныштырып та йөри. Былтыр алар бер райондашыбызның шактый акчасын урлап чыкканнар иде. Алдарга теләгән кеше тәүлекнең теләсә кайсы вакытында шалтыратырга мөмкин. Телефон шалтырагач, банкның рәсми номеры да чыга. Шалтыратучы сезгә исем-фамилия белән эндәшә, гаҗәпләнмәгез. Алар сезне алдау өчен алдан әзерләнгән, мәгълүматларны алдан белешеп куйган бит. Банк хезмәткәре дип таныштырган кешегә беркайчан да карта номерларыгызны әйтмәгез! Сезнең исемгә берәү дә кредит ала алмый. Сездән мәгълүматлар сорап, ашыктыра-ашыктыра пин-кодлар сораган, тиз һәм ышанычлы итеп сөйләгән кеше – мошенник. Алданмагыз! – ди Булат Замалиев.
Мошенник үзенә кирәкле мәгълүматны алу белән сезнең турында онытачак, ул шалтыраткан телефон “тоташтырырга мөмкин түгел” булачак. Һәм... банк картагызда бер тиен акча да калмаячак.
– Әгәр банктан шикле шалтыратулар килсә, озак сөйләшми генә телефонны куегыз һәм бу номерга үзегез киредән шалтыратмагыз. Банкның “кайнар линия”се телефон номерын җыегыз: бу номер банк картасының икенче ягында яки банкның рәсми сайтында язылган. Банк белән элемтәгә кергәч, сезгә шундый шалтырату булуы турында хәбәр итәргә кирәк. Банкта бу очракны теркәп куячаклар һәм мошенниклар эше түгелме дип тикшерәчәкләр, – ди банк хезмәткәрләре.
Каушарга, ашыгырга кирәкми. Әгәр банк сезнең счетлар белән ниндидер шикле операция башкарылуын ачыкласа, ул аны ике тәүлеккә туктата. Бу вакыт эчендә банкка әлеге операцияне раслау яки аны кире кагу турында шалтыратып хәбәр итәргә була. Әгәр 48 сәгать эчендә шалтыратмасагыз, туктатылып торган операция ахыргача башкарылачак.
Лилия Шәймиева
Фото - "Мөслим-информ" архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев