Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Иминлек

Мошенниклар акча эшләүнең тагын яңа ысулын эзләп тапканнар

Ике райондашыбыз - 1963 нче елгы ир-ат һәм 1952 нче елгы хатын-кыз бүген шундый алдарларның корбаны булган

"Интернет-кибет, Валдберис, Озон яисә башка кибетне атап, телефонга килгән парольне сорап алалар. Шул рәвешле мошенниклар кешенең Дәүләт хезмәтләре порталына үтеп, аның шәхси кабинетыннан микрозаймнар рәсмиләштерә ала.

Беркемгә дә телефонга смс белән килгән кодларны хәбәр итмәгез. Интернет-кибеттән бер нәрсә да сатып алырга заказ бирмәгәннәрне дә мошенниклар "сезгә бүләк яисә туганыгыздан, сөйгәнегездән сюрприз" дип, кешене ышандырып, пароль-саннарны алырга тырыша. Беркемгә дә бернинди саннар җыелмасын хәбәр итмәгез! Алданмагыз! Интернет-кибетләр клиентына смс-җибәрми!

Булган акчагыздан колак кагып, үзегез дә белмичә кредит алып, соңыннан шул кредитны түләп ятмас өчен уяу булыгыз!" - дип кисәтә район эчке эшләр бүлегенең җинаятьләрне эзләү бүлеге җитәкчесе Фәрит Сәлахов.

 

Фото - Татар-информ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев