Мичле йортта янгын чыгу ихтималын ничек киметергә?
Мич алдында идәнгә 50х70 сантиметр зурлыгындагы тимер калай ябыштыру кирәк
Салкыннар башлану белән торак йортлардагы, мунчалардагы мичләрнең дөрес урнаштырылмавы һәм максатчан кулланылмавы аркасында янгын чыгу ихтималы арта. Мичне һәм төтен юлын эшләр алдыннан белгечләргә мөрәҗәгать итегез, сатучы фикеренә генә ышанмагыз. “Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәү, мичне артык кыздыру, ягылган мичне караучысыз калдыру да ут чыгуга сәбәп булырга мөмкин. Мичнең һәм төтен юлларының төзек булуы мөһим. Мичне сезон саен тикшертегез. Учак кабызганда, бензин, керосин һәм башка тиз янучан матдәләр кулланмагыз. Мич капкачын тиешенчә ябыгыз. Утын, кәгазь, чүп-чар һәм башка тиз янып китүче әйберләрне мич каршында сакламагыз. Мич алдында идәнгә 50х70 сантиметр зурлыгындагы тимер калай ябыштыру кирәк”, – дип кисәтә Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы Вильям Тайбактин.
Фото – Татар-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев