Күрмәгән-белмәгән кешегә 68 мең сум акча күчергән
Мошенниклар белән эш итүен аңламыйча, райондашыбыз акчасыз да, товарсыз да кала.
Мөслим авылында яшәүче 1981 елгы ир-ат интернет аша товар сатып алам дип, күрмәгән-белмәгән кешегә 68 мең сум акча күчерә. Мошенниклар белән эш итүен аңламыйча, райондашыбыз акчасыз да, товарсыз да кала. “Таныш булмаган интернет-кибетләр, шикле социаль челтәрләр аша мондый төр алдану очраклары ешайды. Халык мошенниклар турында хәбәрдар түгел, чөнки газета укымый, телевизор карамый. Мошенникларның алдау алымнары турында якыннарыгызга искәртеп торыгыз. Ел башыннан бу – алтынчы мошенниклык очрагы,” – дип кисәтә район эчке эшләр бүлегенең җинаять эзләү бүлеге җитәкчесе Фәрит Сәлахов.
Фото – Татар-информ архивыннан
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев