Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Иминлек

Куркыныч авыру тагын баш калкыта

Татарстанда котыру авыруын кисәтү максатында карантин игълан ителде

Сарман районының Нөркәй авыл җирлегендә котыру авыруы очрагы ачыкланган. Зур Нөркәй авылында эпизоотик чыганактан 2 чакрым радиустагы территория имин түгел дип билгеләнгән. Безнең районга куркыныч янамый, дип тынычланырга ярамый.

Имин булмаган территориядә карантин вакытында төрле чаралар үткәрү тыела. Карантин котыру чирен йоктыруда шикле табылган хайванны юк иткәннән соң 60 көн узгач кына туктатыла.

Котыру авыруын кисәтү максатында районыбызда чаралар күрелә.

– Котыру вирусы хайваннарда һәм кешедә баш мие ялкынсынуын китереп чыгара. Әлеге авыру, хайваннар тешләгәндә, аларның селәгәе аша күчә. Мөслим районында котыру авыруына каршы 5409 мөгезле эре терлеккә, 115 атка, 3011 мөгезле вак терлеккә, 1076 эткә һәм 1028 мәчегә вакцина ясалды. Кыргый хайваннарны котыру авыруына каршы иммунизацияләү өчен 12000 доза вакцина таратылды, 36 төлке атылды, – ди район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ришат Шәяхмәтов.

Котыру авыруы йогышлы. Ул хайваннар өчен дә, кешеләр өчен дә куркыныч. Котыру авыруы үзәк нерв системасына зыян сала, судан, яктылыктан курку барлыкка килә, хайванның һәм кешенең үз-үзен тотышы агрессивлаша, селәгәй агу һәм паралич белән характерлана. Авыруның инкубация чоры башланган яки клиник вакыты башланган хайваннар кеше өчен йогышлы инфекция чыганагы булып тора. Кеше организмына авыру вируслы хайван тешләгәндә яки аның селәгәе аша (кеше тәнендәге җәрәхәт аша яки тән тиресенең зарарлануы, тырнау нәтиҗәсендә) эләгергә мөмкин.

Котыру авыруын кисәтеп була, әмма дәвалау чаралары юк, диләр белгечләр. Авыруны йоктырмас өчен кагыйдәләрне төгәл үтәргә кирәк.

– Хуҗасыз йорт хайваннарына якын килмәгез, аларны сыйпамагыз, чөнки котыру авыруының беренче билгеләре тиз генә күренмәскә мөмкин. Балаларга җәнлек тешләве яки тырнавы турында әти-әниләренә хәбәр итәргә кирәклекне аңлату зарур. Үзегездә булган йорт хайваннарын да күзәтүсез калдырырга ярамый. Аларны авыру хайваннар зарарларга мөмкин. Йорт хайваны үзен агрессив, гадәти булмаганча тота башласа, кичекмәстән ветеринарларга мөрәҗәгать итегез. Иң мөһим кагыйдә: котыру авыруын кисәтү максатында ел саен йорт хайваннарына вакцина ясатыгыз! – ди Ришат Шәяхмәтов.

Котыру авыруын йоктырган хайван тешләгәндә яки аның селәгәе тәнегезгә эләккән очракта, яраны кичекмәстән (10 минут эчендә) сабынлы су белән юарга һәм 40-70 процентлы спирт яки йод белән эшкәртергә кирәк. Иң яхшысы – кер сабыны белән юу. Котыру авыруына каршы вакцина ясату өчен тиз арада шифаханәнә барырга кирәк. Бу очракта гомерегез медицина ярдәменең ни дәрәҗәдә тиз күрсәтелүенә бәйле: дәвалануны иртәрәк башлау яхшырак.

Күрше-тирә районнардан һәм өлкәләрдән терлек алганда, аларда йогышлы авырулар һәм аларга каршы үткәрелгән вакцинация хакында мәгълүмат алыгыз. Игътибарсызлык сезне дә, авылдашларыгызны да куркыныч астына куярга мөмкин.

Фото – «Мөслим-информ» архивыннан . 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев