Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Коры җәй янгын куркынычын арттыра

ТР Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең планнан тыш утырышы үтте. Видеоконференция режимында узган утырышта сүз аномаль эсселек сакланганда республиканың урман фондын саклау, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча өстәмә чаралар турында булды.

ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин әйтүенә караганда, соңгы елларда урман янгыннары саны арткан. Озакка сузылган корылык вакытында янгын сүндерү җиңел түгел. Янгын берничә миллион гектар мәйданга җитәргә мөмкин. Урман янгыннары белән көрәшү өчен радикаль чаралар эшләнмәгән.
ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров урман янгыннарын кисәтү буенча гамәлгә ашырылучы чаралар турында сөйләде. – Быел урманнарда янгын куркынычы 1 апрельдән башланды. Бүгенге көндә 830 термик нокта теркәлгән. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда өч тапкыр күбрәк.

Тулырак: "Авыл утлары" газетасының 2023 ел, 26 май санында

Лилия Шәймиева

Илнар Идиятов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев