Кичә Мөслим үзәк китапханәсендә «Знатоки ПДД» исемле интеллектуаль уен үтте
Аны оештыруда Мөслим һәм Сарман районнары буенча “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУ бүлекчәсе җитәкчесе Алсу Ситдыйкова да катнашты
Чарада катнашучылар итеп "Яшьлек" спорт мәктәбе хезмәткәрләре чакырылган. Тренерлар юл кагыйдәләренә караган кызыклы сорауларга җавап биргән, игътибарлы һәм белемле булуларын тагын бер кат сынаган.
Уен ахырында 1нче һәм 2нче урыннар билгеләнгән. Барлык катнашучылар да истәлек бүләкләренә лаек булганнар.
Фотолар - Мөслим үзәк китапханәсеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев