Кичә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча ТР Хөкүмәт комиссиясе утырышы узды
Иминлек

Кичә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча ТР Хөкүмәт комиссиясе утырышы узды

Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Шамил Гафаров алып барды

Район хакимиятендә видеоконференция режимында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе утырышы узды.

Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Шамил Гафаров алып барды. Җыелышта сүз республика юлларындагы аварияләр, юл иминлеген тәэмин итү буенча үткәрелүче чаралар турында булды.

Утырыш ахырында район Башкарма комитеты җитәкчесе, юл хәрәкәте иминлеге буенча район комиссиясе раисе Ирек Салихҗанов җаваплы службалар белән берлектә юлдагы вәзгыятькә анализ ясады.

Лилия Шәймиева фотолары. 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев