Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Иминлек

“Каршы як полоса” операциясе старт алды

30 июньнән Татарстанда “Каршы як полоса” операциясе старт алды.

 Әлеге чара тиешсез урында транспорт чарасын куып узып китү сәбәпле килеп чыккан юл һәлакәтләрен кисәтү, булдырмау максатында үткәрелә. “Алдагы машинаны уза башлаганчы, машина йөртүче маневрның куркынычсызлыгына һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларга комачаулык булмавына инанырга тиеш. “Узып китү тыела” дигән юл билгеләре гамәлдә булган зонада, “Тоташ линия” тамгасы булганда, куркыныч борылышларда һәм башка төр куркыныч урыннарда узып китү тыела. Профилактик чара 9 июльгә кадәр дәвам итәчәк”, – ди районның ДАИ инспекторы Илнар Гыйздуллин.

Фото "Мөслим-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев