Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Капка төбендәге машинага бәрелгән

Исерек килеш руль артына утырып, чит ил машинасына техник зыян китергән.

14 июнь көнне Октябрь авылының Центральная урамында юл-транспорт һәлакәте булды. Башкортстанның Бакалы районы кешесе, 1968 елгы ир-ат, Мөслим районына балыкка килә. Исерек килеш руль артына утырган ир, руль белән идарәне югалтып, Октябрь авылында капка төбендә торган КИА машинасына килеп бәрелә. Машина техник зыян ала. Исерек килеш транспорт белән идарә иткән ир-атка штраф салынган, шушы көннәрдә ул мировой суд алдына басачак. ДАИ хезмәткәрләре хәбәр итүенчә, күрше республика кешесенә ел ярымга кадәр машина белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителү яный.


Илнар Гыйздуллин фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев