Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Иминлек

Кагыйдәләр хаталардан саклый

Юл-транспорт фаҗигаләрен кисәтү максатында ДАИ инспекторлары мәктәпләрдә очрашулар үткәрә. Мөслим гимназиясендә, лицейда, Түбән Табын интернат-мәктәбендә һәм Баек, Тат. Бүләр, Мари Бүләр мәктәпләрендә ДАИ инспекторлары белән очрашулар узды.

– Узган ел республикада  юл-транспорт фаҗигаләрендә 400дән артык бала зыян күргән, 11 бала һәлак булган. Республикада балалар катнашындагы фаҗигаләрнең өчтән бер өлешендә пассажир балалар зыян күргән. Шул рәвешле 162 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Өч бала һәлак булган, 184 бала зыян күргән, – ди районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов. – Быел Югары Ослан районында ике автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә 6 яшьлек пассажир фаҗигале төстә һәлак булды, әнисе авыр тән җәрәхәтләре алды. 

Биектау районында юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 6 яшьлек кыз мәңгелеккә күзләрен йома. Актаныш районында җиңел машина шоферы дөрес тизлек сайламау сәбәпле каршы як полосага чыга һәм йөк автомобиле белән бәрелешә. Шофер – ашыгыч ярдәм машинасында, ә аның 8 яшьлек кызы һәлакәт урынында җан бирә. Кыз махсус креслога утыртылмаган һәм гадәти иминлек каешы белән генә эләктерелгән була. Аның 2 яшьлек энесе махсус креслода утыру аркасында исән кала. Машинада 12 яшьлек кыз да була. Ул төрле тән җәрәхәтләре ала.

– Балаларны транспортта йөртү кагыйдәләрен бозу аркасында республика юлларында 14 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 17 бала зыян күргән. Балтач районында юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 5 яшьлек бала үлә. Машинада балаларны тотып торучы җайланма көйләнмәгән була. Районда балаларны транспортта йөртү кагыйдәләрен үтәмәүне кисәтү буенча рейдлар үткәрелә. “Балалар креслосы”, “Иминлек каешы” кебек операцияләр барышында былтыр 518 административ беркетмә төзелде. Бу чараларның максаты – машина йөртүчегә җәза бирү түгел, ә, юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан очракта, автокреслоның яшь пассажирны саклавын аңлату. Транспортта балаларны йөртү кагыйдәләрен бозган өчен штраф – 3 мең сум, – ди Феликс Мәгъданов.

Җәяүле балалар катнашында 203 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Нәтиҗәдә дүрт бала һәлак булган, 212 бала төрле тән җәрәхәтләре алган. 12 ай өчен бу саннарның бик күп булуын да билгеләп үтте инспекторлар. Өч бала һәлак булган резонанслы юл-транспорт һәлакәте Минзәлә районында теркәлгән. 28 апрель көнне Тау асты Тәкермән һәм Югары Тәкермән авыллары арасындагы автомобиль юлында автомобиль белән идарә иткән хатын-кыз тизлекне дөрес сайламый һәм 7, 8 һәм 13 яшьлек өч малайны бәрдерә. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә балалар вакыйга булган урында вафат була. 

Мәктәптәге очрашулар вакытында ДАИ инспекторлары укучыларга светофорның тыю билгесенә йөгереп чыгарга ярамаганлыгы турында кат-кат аңлатты, җәяүлеләр белергә тиешле кагыйдәләргә дә тукталды. Һәр кагыйдә мисалларга нигезләнеп аңлатылды.

Тулырак «Авыл утлары» газетасыннан укыгыз

Фото – Мөслим-информ архивыннан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев