Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Иминлек

Юлда син үзең генә түгел

Юлларда иминлек өчен шоферлар да, җәяүлеләр дә җаваплы

Ел башыннан җирлегебездә 36 юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Һәр очракта да машиналар техник зыян алды. Шөкер, әлеге һәлакәтләр фаҗигале тәмамланмады. Юл-транспорт һәлакәтләренең күбесе исерек килеш транспорт белән идарә итү аркасында килеп чыга. 70 көн эчендә Мөслим юлларында спиртлы эчемлекләр кулланып рульгә утырган 7 райондашыбыз тоткарланды. Автомобиль белән алкоголь кулланган килеш идарә итүчеләрнең икесе рульгә кабат эчеп утырган!

– Алкоголь кулланган килеш автомобиль йөртүчеләргә карата РФ Җинаятьләр кодексының 264.1 маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды. Суд карары нигезендә бу кешеләргә 1,5-2 елга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителү һәм 45 мең сумга кадәр штраф яный. Спиртлы эчемлек кулланып тотылган шоферларның берсе – хатын-кыз. Кызганыч, өй җылысын сакларга, балалар тәрбияләргә, әхлак принципларын үтәп яшәргә тиешле гүзәл затлар да хәмер куллануын, закон бозуын күрергә туры килә, – ди районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов.

Юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү йөзеннән ел башыннан район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан 29 рейд үткәрелгән. Бурычы булган, штрафларын вакытында түләмәгән шоферлар белән дә тыгыз эш алып барыла. Район суд приставлары хезмәткәрләре белән берлектә үткәргән рейд вакытында штрафларын вакытында түләмәгән 8 шофер тоткарланып, административ беркетмәләр төзелгән. Ике райондашыбыз җиде тәүлек рәшәткә артында утырып чыкса, алтысы штрафларын икеләтә арттырып түләргә мәҗбүр булган.

– Юл-транспорт фаҗигаләрен кисәтү максатында төрле оператив-профилактик чаралар үткәрелә. Шуларның берсе – “Тоннель” операциясе. Без аны ай саен үткәреп торабыз. Рейд вакытында билгеле бер урамнан хәрәкәт итүче барлык машиналар да туктатыла. Февраль аенда без 42 транспортны тикшерә алдык. Оператив чара барышында 13 шоферга төрле хокук бозу очраклары буенча административ беркетмәләр төзелде, – ди ДАИ инспекторы Илнар Гыйздуллин.

“Каршы як полоса” операциясе дә актуальлеген югалтмый. Республика юлларында теркәлгән юл һәлакәтләренең өчтән бер өлеше нәкъ менә каршы як полосага чыгу аркасында булган. Тиеш булмаган урында каршы як полосага чыккан 15 райондашыбызга да административ беркетмә төзелгән.

– Беренче тапкыр каршы як полосага чыккан өчен 7500 сум штраф яки 4-6 айга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителү яный. Икенче тапкыр кагыйдәне бозган очракта шофер 1 елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителәчәк. Бу маневрның никадәр куркыныч булуын күп шоферлар аңлап бетерми. 5 минут вакытны янга калдырам дип кеше үз гомерен генә түгел, якыннарының тормышын да куркыныч астына куя. Ашыкмагыз! Гомер – мизгел, аның кадерен белеп, иминлек кагыйдәләрен төгәл үтәп йөрегез! Юлда сез үзегез генә түгел, башкалар да бар, – ди Феликс Мәгъданов.

Быел ике ай эчендә балаларын махсус креслодан башка транспортта йөрткән 7 шоферга административ беркетмә төзелгән. Иминлек каешын эләктермәгән 78 машина йөртүче шулай ук җаваплылыкка тартылган. Быел балалар креслосын кулланмаган өчен
штраф күләме артып, 5 мең сумга кадәр күтәрелсә дә, кайбер әти-әниләрнең әллә акча янчыгы калын, әллә балаларын кызганмыйлар. ДАИ инспекторлары хәбәр итүенчә, шушы төр юл кагыйдәсен бозу буенча кабат эләккән әти-әниләр дә бар.

– Балаларның иминлеге даими игътибар үзәгендә. Язгы каникуллар чорында “Игътибар, балалар!” профилактик операциясе үткәреләчәк. Профилактик чара ел дәвамында этаплап уза. Баларның юл кагыйдәләрен үтәвенә өлкәннәр, бигрәк тә әти-әниләр җитди карасын иде! – ди Феликс Мәгъданов.

Светофорның кызыл утына туктамаган 8 шоферга административ беркетмәләр төзелгән. Бер тапкыр әлеге кагыйдәне бозган өчен
штраф 1500 сум тәшкил итсә, кагыйдәне кабат бозучыларга
5 мең сум күләмендә штраф салына яки 2-4 айга кадәр машина белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителә.

Ел башыннан җәяүлегә юл бирмәгән 3 шофер да җаваплылыкка тартылган, юлны тиешле урыннан чыкмаган 8 җәяүлегә административ беркетмәләр төзелгән.

Лилия Шәймиева фотосы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев