Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Юл хәрәкәте иминлеге комиссиясенең утырышы узды

Район башлыгы Альберт Хуҗин җитәкчелегендә узган җыелышта сүз юллардагы иминлек, җирлектә теркәлгән юл хәрәкәтләре, аларның сәбәпләре, юллар торышы турында барды.

Район хакимиятенең актлар залында юл хәрәкәте иминлеге комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды. Район башлыгы Альберт Хуҗин җитәкчелегендә узган җыелышта сүз юллардагы иминлек, җирлектә теркәлгән юл хәрәкәтләре, аларның сәбәпләре, юллар торышы турында барды.

2023 елның бүгенге көненә кадәр район җирлегендә юл-транспорт һәлакәтләре саны, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 5тән 3кә кадәр кимегән. Аварияләрдә бер кеше вафат булган, узган ел бу сан өчәү иде. Быелгы юл-транспорт һәлакәтләрендә 4 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Узган елның шушы чорында бу сан 14не тәшкил иткән булган.

Районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов хәбәр итүенчә, юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау һәм профилактикалау йөзеннән ел башыннан район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә 76 рейд үткәрелгән.

Лилия Шәймиева репортажы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев