Юл-транспорт һәлакәте булды
«Лада-Калина» белән «Шевроле-Нива» машинасы бәрелеште.
Мөслим-Иске Сәет юлының 33 нче километрында юл-транспорт һәлакәте булды.
-"Лада-Калина" белән "Шевроле-Нива" машинасы бәрелеште. Авариянең сәбәпчесе - Әмәкәй авылы кешесе, 1961 елгы ир-ат төп юлдан килүче "Шевроле"га юл бирмәгән. Нәтиҗәдә "Лада-Калина" машинасы юл читенә төшеп тәгәрәгән.
Ике машинаның да шоферлары тән җәрәхәтләре белән Яр Чаллы шәһәре хастаханәсенә озатылган. "Шевроле" руле артында Сикия авылы кешесе, 1980 елгы хатын-кыз булган, - дип хәбәр итә районның ДАИ инспекторы Илнар Гыйздуллин.
Илнар Гыйздуллин фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев