Юл кагыйдәләрен гамәлдә кулландылар
Мөслимнең “Миләшкәй” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр “Атлап баручы автобус” акциясендә катнашты
Балалар, махсус жилетлар киеп, Мөслим авылының үзәк урамнары буйлап атлады.
“Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет оешмасы җитәкчесенең Мөслим һәм Сарман районнары буенча бүлек җитәкчесе Алсу Ситдыйкова белән балалар урам инфраструктурасы: юл билгеләре, җәяүлеләр кичүләре белән танышты, ясалма тигезсезлекләрнең кайда булуын белделәр. Балалар транспорт һәм җәяүлеләр өчен светофор сигналлары турында мәгълүматны гамәлдә ныгыттылар. Бакчада тәрбияләнүчеләр җәяүлеләр, велосипедчылар һәм электр самокатлары йөртүчеләр белән юл хәрәкәте кагыйдәләре турында сөйләштеләр.
– Балалар өчен бу чара бик кызыклы һәм файдалы булды. Сабыйлар юл хәрәкәтендә катнашучыларның үз-үзләрен тотышын күзәтте, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы яшь велосипедчылар һәм электр самокатларында йөрүчеләр белән сөйләште. Юл хәрәкәтендә катнашучыларның һәрберсенә имин юллар теләп, кагыйдәләр тупланган белешмәләр бүләк иттеләр. Акциядә катнашучыларның һәммәсенә бүләккә тематик буягычлар тапшырылды, – диде Алсу Ситдыйкова.
Фото – Мөслимнең “Миләшкәй” балалар бакчасы архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев