Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Җинаятьләр саны кимегән

10 ноябрьдә РФ Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә

Район халкының иминлеген тәэмин итү – полиция хезмәткәрләренең төп бурычы. Район полиция бүлеге эшчәнлеге, җирлегебездә теркәлгән хокук бозулар турында район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Альберт Шакиров белән сөйләштек.

– Альберт Әсхәтович, райондагы оператив хәл белән таныштырып үтегез әле.

– 2024 елның тугыз ае нәтиҗәләре буенча җинаятьләрнең гомуми саны – 87. 35 җинаять буенча эшләр тикшерелеп, судка җибәрелде. 55 җинаять ачылмаган килеш калды, шуларның 30ы – милеккә каршы җинаять (21 мошенниклык, 8 урлашу һәм милекне ут төртү юлы белән аңлы рәвештә юк итү фактлары). Компьютер мәгълүматына законсыз керү юлы белән бәйле 20 җинаять эше ачылмыйча калды. Ачылмаган тагын өч җинаять утлы коралны законсыз саклау, урманны законсыз кисү һәм вандализм белән бәйле. Наркотикларның законсыз әйләнешенә бәйле бер җинаять эше ачыкланды.

– Мошенниклык очраклары белән райондашларыбыз еш очраша кебек...

– 2024 елның тугыз аенда 23 райондашыбыз мошенниклардан зыян күреп дежур частька мөрәҗәгать итте. Райондашларыбызга килгән зыян күләме – 7 млн сумнан артык. Шулай да гражданнарның банк счетларыннан урлашулар саны 66,7 процентка кимегән. Хезмәткәрләребез җинаятьләрне ачу һәм тикшерү максаты белән Башкортостанның Бәләбәй һәм Чиләбе шәһәрләренә дә барды. 

Тулырак «Авыл утлары» газетасыннан укыгыз.

Фото – Татар-информ архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев