Иминлек максатында
Террорчылыкка каршы көрәш буенча район комиссиясенең утырышы үтте. Анда “Ык-Рок” фестивалендә һәм Сабантуйда иминлекне тәэмин итү мәсьәләсе каралды.
Җаваплы хезмәтләр бу юнәлештә башкарылучы эшләре буенча хисап тотты. Иминлек максатында балалар өчен күңел ачу чаралары (карусель, батут һ.б.) тәкъдим итүчеләр ТР Дәүләт техник күзәтчелегенең район бүлегеннән рөхсәт алырга тиеш. Сабантуйда сату итүче эшмәкәрләрнең, пропуск нигезендә иртәнге 7.00 сәгатькә кадәр мәйданга кереп, машиналарын парковкага чыгарып куюы шарт. Бәйрәм вакытында машиналарга кереп-чыгып йөрү рөхсәт ителми. Халыктан уяулык сорала.
Фото – Мөслим-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев