Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Иминлек кагыйдәләрне үтәүне таләп итә

Көннәр суытты. Кышкы чорга керәбез. Бу чорда, гадәттә, сөрем (ис) газы белән агуланучылар саны арта, чөнки йортларда ягулык приборлары эшли башлый. Шуңа күрә ягу сезонына кергәндә җылыту системасының, газ җиһазларының төзеклеген тикшерү мөһим.

Сөрем (ис) газының кешеләр үлеменә китергән чаклары да аз түгел. Сөрем (ис) газының төсе дә, исе дә юк һәм ул шуның белән куркыныч та, чөнки кеше аның барлыгын сизми, тоймый. Шул ук вакытта газ, һава белән кушылып, үзлекләрен югалтмаган хәлдә тиз тарала.

Сөрем (ис) газы белән агуланганда баш әйләнү, баш авырту, күңел болгану, косу, һава җитмәү, колак шаулау күзәтелә. Йөрәк-кан тамырлары системасы да үзен сиздерергә мөмкин: кан басымы төшә, аритмия башлана, тән температурасы төшә. Үз вакытында медицина ярдәме күрсәтелмәсә, кеше вафат булырга мөмкин.

– Узган ел башында Әлмәт шәһәрендә бер фатирда дүрт кеше сөрем (ис) газы белән агуланды. Сәбәбе – юыну бүлмәсендәге һәм кухнядагы электр белән эшләүче тарту (суыру) вентиляторларының берьюлы кушылуы нәтиҗәсендә тарту көченең киресенчә эшләве. Ягъни газ колонкасы кушылганда газ яну продуктлары бүлмәгә тартып алынган, – ди район гадәттән тыш хәлләр комиссиясе рәисе Ирек Салихҗанов. – Бәхеткә, ярдәм вакытында күрсәтелеп, җиңелчә дәрәҗәдә агуланган гаилә табиб күзәтүе астында дәваланды.

Сөрем (ис) газы белән агулануның төп сәбәпләре – ябык (герметик) тәрәзәләр аркасында һава агымы йөрмәү (кислород җитмәгәндә газның тулысынча янып бетүенә комачаулаучы шартлар барлыкка килә), хомутлар булмау сәбәпле төтен торбасының ычкынуы, төтен юлы һәм вентиляция эшләмәү сәбәпле тарту көче булмый яки юыну бүлмәсендәге электр вентиляторы яисә кухнядагы тарту (суыру) зонты белән газ ярдәмендә эшләүче су җылыткычның берьюлы кушылуы нәтиҗәсендә тарту көче җитмәү.

Газ куллануның РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы карары белән расланган инструкциясе бар. Алар шәхси йортларда һәм фатирларда яшәүчеләргә дә кагыла. Газ җиһазларының, төтен һәм вентиляция каналларының торышын даими контрольдә тотарга, приборларның тарту көчен тикшереп торырга кирәк. Газ җиһазларында эшне төгәлләгәннән соң газ җиһазлары краннарын ябарга киңәш ителә. Газ исе чыкканда, газ җиһазлары эшләмәгәндә, төтен һәм вентиляция юлларында тарту көче булмаганда, алдан хәбәр ителмәгән килеш газ беткәндә газ участогына хәбәр итегез. Газ җиһазларында горелканы кабызганчы 3-5 минут дәвамында яну камерасының вентиляциясе эшләвен тәэмин итү мөһим. Газ җиһазлары торган бүлмәгә һава керүен тәэмин итәргә кирәк. Кагыйдәләрне төгәл үтәү үзегезнең һәм якыннарыгызның иминлеген тәэмин итү өчен мөһим

Фото - "Мөслим -информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев