“Иминлек каешы” профилактик операциясе бара
Иминлек

“Иминлек каешы” профилактик операциясе бара

Махсус чара 19 февральгә кадәр барачак.

Мөслимдә “Иминлек каешы” профилактик операциясе башланды. Махсус чара 19 февральгә кадәр барачак. Балаларны автотранспортта йөрткәндә аеруча игътибарлы булыгыз: иминлек каешын эләктерергә онытмагыз. “Машинаның алгы утыргычында – 12, арткы утыргычта 7 яшькә кадәр балалар махсус креслоларда гына йөртелергә тиеш. Кагыйдә бозучыларга 3 мең сум штраф каралган. Иминлек каешын эләктермәгән өчен ел башыннан 53 беркетмә төзелде”, – ди районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов.

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан

 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев