“Иминлек каешы” операциясе башланды
Профилактик чара 16 июльгә кадәр дәвам итәчәк.
7 июльдә “Иминлек каешы” операциясе башланды. Профилактик чара 16 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Быел ДАИ хезмәткәрләре иминлек каешын эләктермәгән 242 райондашыбызга административ беркетмә төзегән.
Ык елгасы аша салынган күпердә ремонт эшләре бару сәбәпле, урау юл Нарат Асты авылы аша эшләнде. Бу юлдан авыр йөк машиналарына йөрү тыела! “Әлеге юлда беренче тапкыр тоткарланган авыр йөк машинасы шоферына 5 мең сум күләмендә штраф салына. Бер ел эчендә кабаттан тоткарланган шофер 10 мең штрафка тартыла яисә 4-6 айга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителә”, – ди районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов.
Фото – Татар-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев