Иминлек - беренче урында
Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү – актуаль мәсьәләләрнең берсе
Юл хәрәкәте иминлеге буенча район комиссиясе утырышы узды. Аны Башкарма комитет җитәкчесе Ирек Салихҗанов алып барды.
Районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов хәбәр итүенчә, узган елның шушы чорында 101 юл фаҗигасе булып, ике кеше һәлак булган, ике кеше авыр тән җәрәхәтләре алган. Быел механик характердагы 95 юл фаҗигасе теркәлгән, 3 кеше төрле дәрәҗәге тән җәрәхәтләре алган. Алкогольле эчемлекләр кулланган килеш транспорт белән идарә иткән 47 шофер тоткарланган, шуларның бишесе – хатын-кызлар. Ике райондашыбыз, эчкән килеш рульгә утырган өчен җаваплылыкка тартылган хәлдә, янәдән спиртлы эчемлекләр кулланган килеш рульгә утырган. Аларга карата РФ Җинаятьләр кодексының 264.1 маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
– Юл-транспорт фаҗигаләрен булдырмас өчен төрле профилактик чаралар үткәрелә. Быел шул максаттан 65 рейд үткәрелде. Хокук бозуларның күбесе – спиртлы эчемлекләр кулланган килеш транспорт белән идарә итүгә бәйле. Алкогольле эчемлекләр кулланган килеш машина йөртүчеләргә тап булганда, эчке эшләр бүлегенә хәбәр итәргә яки телеграмдагы “Пьяный водитель” каналында мәгълүмат калдырырга була. Мәгълүмат аноним рәвештә алына. Телеграм каналы ярдәмендә спиртлы эчемлекләр кулланган килеш транспорт белән идарә иткән дүрт шоферны ачыклый алдык. Штрафларын вакытында түләмәгән шоферлар белән дә эш алып барабыз. Суд приставлары белән берлектә үткәргән рейдлар вакытында штрафларын вакытында түләмәгән 17 шоферга административ беркетмә төзелде, ике машинага арест салынды, – ди Феликс Мәгъданов.
ДАИ инспекторлары билгеләп үткәнчә, юл-транспорт фаҗигаләре күп очракта каршы як полосага чыгу белән бәйле. Әлеге кагыйдәне бозган өчен, “Каршы як полоса” операциясе вакытында быел 17 машина йөртүчегә административ беркетмә төзелгән. Беренче тапкыр каршы як полосага чыкканда – 7500 сум штраф яки 4-6 айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителү яный. Кагыйдәне икенче тапкыр бозганда, машина йөртүче 1 елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителә.
– Каршы як полосага чыгу иң куркыныч маневрларның берсе санала. Юл хаталарны, ашыгуны, ваемсызлыкны кичерми. Машина йөртүче һәр маневр турында җентекләп уйларга, бик игътибарлы булырга һәм, алда баручы техниканы узарга чыкканчы, аның куркынычсызлыгына инанырга тиеш. Аварияләр еш була торган куркыныч участокларда экипаж белән кизү торабыз. Автомобильдә балалар булса, алда баручы автомобильне узмагыз, бу газизләрегезнең гомерен саклап калачак, – ди Феликс Мәгъданов.
Балаларның юл йөрү кагыйдәләрен үтәвенә әтиәниләр дә җитди карасын иде, дигән фикер яңгырады утырышта.
– “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУ балалар белән генә түгел, ата-аналар белән дә иминлек темасына әңгәмәләр корса, авыл җирлекләрендәге балалар бакчаларында да тематик очрашулар уздырса, файдага булачак. Мотоцикл, питбайк кебек транспорт чараларында йөрүче яшүсмерләрне аерым игътибарга алырга кирәк! – диде Ирек Салихҗанов.
Быел балаларын транспортта махсус креслодан башка йөрткән 25 шоферга, иминлек каешын эләктермәгән 303 машина йөртүчегә административ беркетмәләр төзелгән.
– Юл хәрәкәте кагыйдәләренең каникуллары юк. Җәйге каникул көннәрендә мәктәп яны һәм сәламәтләндерү лагерьларында ял итүче балалар белән профилактик чаралар шундый девиз астында үтте. Уку елы дәвамында район мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында юл хәрәкәте иминлеге буенча планлы эш алып барыла. Агитация-профилактика чаралары, әңгәмәләр, ата-аналар җыелышлары дәүләт автоинспекциясе һәм “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУ хезмәткәрләре катнашында уза. Презентация һәм тематик видеофильмнар күрсәтәбез, бу чыгышларны тәэсирлерәк итә, – ди “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУның Мөслим һәм Сарман районнары бүлекләре җитәкчесе Алсу Ситдыйкова.
Лилия Шәймиева фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев