Иминлек – беренче урында
Җәйге каникулларның бер ае инде артта калды
Әмма кояшлы көннәрнең файдасын күреп калырга, сәламәтлекне ныгытырга, яңа уку елына көч тупларга әле ике ай бар. Каникул чорында балаларның иминлеген саклау мәсьәләсе аеруча актуаль, чөнки әти-әниләр эштә вакытта, гадәттә, балалар көнозын үз иркендә, күзәтүчесез. Әби-бабайлар булмаса, бигрәк тә уңайсыз. Җәйге чорда балаларны хәвеф-хәтәрләрдән сак-лау өчен мәгариф идарәсе тарафыннан ниләр эшләнә? Әлеге мәсьәлә буенча район мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Хәбибуллинаның фикерләрен белештек.
– Каникуллар – балаларыбызның түземсезлек белән көтеп алган ялы. Белем алу чорында балалар һәрвакыт укытучы күз алдында булсалар, җәй көне алар – әти-әни кармагында. Травматизмны кисәтү буенча ел дәвамында системалы эш алып барыла: төрле чаралар, инструктажлар үткәрелә. Каникул чорына әти-әниләр өчен дә инструктаж уздырыла, – ди Лилия Хәбибуллина.
Балаларның тормыш куркынычсызлыгы буенча ике ел рәттән онлайн әти-әниләр җыелышы үткәрелде. Биредә балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясе рәисе Марина Бәдретдинова, җирле хакимият, дәүләт автоинспекциясе вәкилләре дә катнашты. Каникулларга таралганчы, район үзәгендә белем алучы барлык балаларны мемориаль комплекска җыеп, Лилия Хәбибуллина шәхсән үзе аңлату эшләре алып барды.
– Безне иң борчыган мәсьәлә – яшүсмерләрнең мотоцикл белән идарә итүе. Күпме генә тырышсак та, мотоциклларда йөрүнең тормыш өчен куркыныч булуы балаларга барып җитми. Бу мәсьәләдә әти-әни контроле беренче урында булырга тиеш. Югыйсә балаларның төнлә дә мотоциклларда зур тизлек белән урам буйлап чабуын ничек аңлатып була? Сәламәтлекнең иң кыйммәтле нәрсә икәнен аңларга вакыт бит югыйсә. Аны югалту өчен мизгел дә җитә, кире торгызу өчен еллар кирәк булуы, кайбер очракта бөтенләй мөмкин дә булмавы бар. Мисаллар күз алдында, ерак барасы юк. Быел Мөслим гимназиясенең 10 сыйныф укучысы белән булган ситуациядә ярый ла бала зыян күрмәде, – ди Лилия Ягдиевна, ачынып.
Үсмер чакның – үз тизлеге, дисәк тә, гомернең куркыныч астында икәнлеген төшенеп бетми үсмерләр. Яңгырлы көннәр күп, юл юеш, руль артына утырган баланың техника йөртү тәҗрибәсе аз, практика җитеп бетми, дуслар алдында мактанасы, шәп йөртүче булуыңны күрсәтәсе килү теләге зур. Болар барысы да – иминлек турында онытуга бер сәбәп. Төнлә кеше ял итәргә тиеш. Кечкенә балалар, урын өстендәге өлкәннәр, гомумән, көнозын эштән арып кайткан кеше төнлә ял итә. Тавыштан да ял кирәк.
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел өчен 4 июль саныннан укыгыз.
Фото – «Мөслим-информ» архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев