Иминлек
Мари Бүләр авылындагы шәхси хуҗалыкта янгын булды
Мунчага ут кабып, ялкын телләре янәшәдәге сарайга да күчә. Тикшерү барышында янгынның электр чыбыгындагы кыска ялганыш аркасында килеп чыгуы ачыкланган. Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе урынбасары Илнар Идиятов хәбәр итүенчә, сарай – өлешчә, ә мунча тулысынча янып беткән. Янгын нәтиҗәсендә һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк. Ел башыннан бу – 28нче янгын очрагы.
Илнар Идиятов фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев