Игътибарлы булыгыз!
Иминлек

Игътибарлы булыгыз!

Көннәрнең бер җылытып, бер суытып торуы нәтиҗәсендә күп йортларның һәм административ биналарның түбә кыекларында боз сөңгеләре барлыкка килде.

Оешма-предприятиеләргә биналарның түбәләрен кардан һәм боз сөңгеләреннән чистартырга тәкъдим ителде. Боз сөңгеләре төшүдән саклану максатында, биналар янына якын килү тыела. Күп биналар кисәтү тасмалары белән әйләндереп алынды. Тасмаларга игътибар итмәүчеләр дә бар. Игътибарлы булыгыз! Боз төшеп, аянычлы хәлләргә дучар булудан сакланыгыз!

Наилә Сәлахова фотосы

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев