Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Иминлек

Игътибар: төшерәләр!

“Имин шәһәр” программасы тынычлыкны тәэмин итә

Мөслим районында халыкның куркынычсызлыгын саклау максатында 174 күзәтү камерасы эшли. Мөслимдә урнаштырылган видеокамералар ярдәме белән төрле хокук бозулар ачыкланып килә. Ел дәвамында әлеге җайланма аша юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган 31 очрак ачыкланган. Алар буенча гаеплеләр административ җаваплылыкка тартылган.

– Мөслимебез көн дә төзекләнә, башка район һәм шәһәрләргә үрнәк булып, бик күп төзелешләр бара, яңа социаль объектлар барлыкка килә. Тик бер яктан төзесәләр, икенче яктан булганны туздырып, җимереп баручылар да юк түгел. Тик андыйлар берничек тә җаваплылыктан котылып кала алмый. Аларның күбесен видеокамералар ярдәмендә ачыклыйбыз. Соңгы елларда җирлектәге иминлекне саклау буенча бик күп күзәтү камералары урнаштырылды. Бүгенге көндә “Имин шәһәр” программасы нигезендә 26 камера эшли. Алар урам чатларына, паркларга урнаштырылган. Мемориаль комплексны гына алыйк, соңгы елларда биредә төзекләндерү буенча бик күп эшләр башкарылды. Югыйсә бит үзебез ял итә торган урыннар болар! Тик күңелне әрнеткәне шул: ватылган-җимерелгән урыннарга тап буласың, мондый хәлләр җәй көне күбрәк ачыклана. Ярый әле стела-һәйкәлләргә язып-сызып бетермәгәннәр дип сөенәсе генә кала. Паркта ял иткән яшьләр эскәмияләрне урыннарыннан күчереп, көнбагыш чүпләрен, башка әйберләр дә ташлап китәләр. Бу урынның изге урын булуын күпләр оныта ахыры, – ди Мөслим авыл җирлеге Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Бәйрханов.

 Камераларның бер өлеше күпфатирлы ишегалларын күзәтү астында тота.

– Камераларның барысы да район эчке эшләр бүлеге күзәтүендә, мәгълүматлар 30 көн дәвамында саклана. Камераларның санын тагын да арттыру күздә тотыла, чөнки караклык һәм вандаллык очраклары арта бара. “Безнең ишегалды” программасы нигезендә күпфатирлы йортлар ишегалларына балалар уен мәйданчыклары урнаштырылды. Тик арабызда куллары тик тормаучылар да бар. Аларны ваталар, җимерәләр. Кайвакыт бу эшләрнең башында яхшы гына исәпләнгән, тәрбияле гаиләдән саналган, әти-әниләре җаваплы урыннарда эшләгән кешеләрнең балалары булына шаккатасың. Эскәмияләрне, подъезд ишекләрен фломастерлар, маркерлар ярдәмендә бозу очраклары да шактый. Мондый тәртип бозучыларны камералар ярдәмендә эзләп табабыз, – ди район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Айрат Вахитов.

Киләчәктә җирлектә күпфатирлы йортларның подъезд ишекләренә  цифрлы домофоннар урнаштыру күздә тотыла. Аларның һәрберсе шулай ук камералар белән тәэмин ителгән булачак.

– Видеокүзәтү системасының эшчәнлеген район эчке эшләр бүлегенең дежур часте даими контрольдә тота. Ел дәвамында видеокамералар ярдәмендә 5-10 җинаять, 100дән артык хокук бозу очраклары ачыклана. Күзәтү камералары террорчылык актларын, экстремизм күренешләрен ачуга да, җинаятьләрне киметергә, иминлек дәрәҗәсен арттырыргага да ярдәм итә, – ди Айрат Вахитов.

Бүген районда халык күп була торган урыннарның барысы да, шул исәптән, барлык белем бирү учреждениеләре – мәктәпләр һәм балалар бакчалары да күзәтү астына алынган. Видеоязмалар бик сыйфатлы, тәүлекнең караңгы вакытында да тәртип бозучыларның йөзе аермачык күренеп тора. Белеп торыгыз: сезне төшерәләр!

Фото – «Татар-информ» архивыннан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев