Язмышларны үзебез язабыз
Бөтендөнья юл-транспорт фаҗигаләре корбаннарын искә алу көне узды
Ноябрьнең өченче якшәмбесе, Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль Ассамблеясының 2005 ел, 26 октябрь резолюциясе буенча, Бөтендөнья юл-транспорт фаҗигаләре корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Быел әлеге дата 15 ноябрьгә туры килә. Бу көн иң кайгылы көннәрнең берсе булып исәпләнә. Ел саен дөньяда юл фаҗигаләре сәбәпле 300 меңгә якын кешенең гомере өзелә, 10 миллионга якын кеше имгәнеп, инвалид булып кала.
Мөслим районында юл фаҗигаләләре статистикасы
– Юл фаҗигаләрендә һәлак булучылар саны, үлем белән тәмамланган аварияләр арта. Саннарга күз салсак, дөнья картасыннан ел саен бер шәһәр юкка чыга дигән сүз. Мөслим районында 2026 елның 10 аенда механик характердагы 210 авария теркәлде, аларда 7 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алды. Бер юл фаҗигасендә 2001 елгы егетнең гомере өзелде. Көн саен безнең һәркайсыбыз юл хәрәкәтендә катнаша. Өеннән чыгып киткән берәү дә юл фаҗигасенә эләгермен дип уйламый. Әмма фаҗигаләрнең күбесе иминлек кагыйдәләренә җиңел карау, кагыйдәләрне үтәмәү сәбәпле килеп чыга, – ди районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов.
ЮХИДИның профилактик чаралар комплексы
Киң җәмәгатьчелекне юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә бәйле проблемаларга җәлеп итү, юл фаҗигаләре чыгу нәтиҗәсендә үлем-китемнәрне һәм имгәнүләрне киметү өчен ЮХИДИның Мөслим районы бүлеге 9 ноябрьдән 20 ноябрьгә кадәр чаралар комплексы уздыра. 10 ноябрь көнне Мөслимнең Банк урамында мәктәп укучылары һәм “Карлыгач” балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме сабыйлары “Юл хаталарны кичерми” акциясенә чыкты.
“Юл хаталарны кичерми” акциясе
– Бөтендөнья юл-транспорт фаҗигаләре корбаннарын искә алу көне уңаеннан оештырылган чара тәрбияви роль дә уйный. Юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары шоферларга да, җәяүлеләргә дә юл кагыйдәләре турында искәртеп, аларны үтәүнең тормышны коткаруы турында хәбәр итте”, – ди “Офык” мәктәптән тыш эшләр үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Кадрия Идиятуллина. Юлларда фаҗига чыгуның сәбәпләре һәрвакыт табылып тора. Әмма аны төзәтеп кенә булмый.
Юл иминлеге белән бәйле мөрәҗәгать
– Ел саен шушы көнне юл-транспорт фаҗигаләре корбаннарын искә алып, аларның якыннарының кайгысын уртаклашабыз. Кеше гомеренең иң зур байлык булуын онытмасак иде. Мәктәпләрдә, балалар бакчаларында ачык тематик дәресләр, укучылар белән әңгәмәләр уздырабыз. Аларда төп игътибар юл йөрү кагыйдәләренә бирелә. Яшь инспекторлар отрядлары машина йөртүчеләргә һәм җәяүлеләргә юлда ничек йөрергә кирәклеген аңлаткан махсус белешмәлекләр дә тарата. Мөслим җирлегендә үткән чара барыбызга да сабак булсын иде! Юл хаталарны кичерми. Язмышларны без үзебез язабыз, бу хакта беркайчан да онытмагыз! – ди “Юл иминлеге” ДБУнең Мөслим һәм Сарман районнары буенча бүлек җитәкчесе Алсу Ситдыйкова.
Татарстанда юл-транспорт фаҗигаләләре статистикасы
2026 елның 9 ае эчендә республикада 2234 юл-транспорт фаҗигасе теркәлгән. Аларда 244 кеше һәлак булган, 2684 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Иң күп теркәлүче юл-транспорт фаҗигаләре – каршы як полосага чыгу, һава шартлары начар булу сәбәпле, юлдан төшеп китү һәм җәяүлеләрне бәрдерү. Каршы як полосага чыгу аркасында 71 кеше һәлак булган, исерек килеш автомобиль белән идарә итү сәбәпле 50 кеше якты дөнья белән хушлашкан. Тизлекне арттыру 18 кешенең үлеменә сәбәп булган. 27 һәлак булучы куркынычсызлык каешын эләктермәгән булган.
Җәяүлеләр катнашында булган фаҗигаләр
– Ун ай эчендә Татарстан республикасы юлларында җәяүлеләр катнашында гына да 517 юл-транспорт фаҗигасендә 55 кеше һәлак булган, 462 җәяүле төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, һәлак булган җәяүлеләр саны арткан. Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматлары буенча, һәлак булган җәяүлеләрнең якынча 76 проценты юлны тиешсез урында чыккан яисә тәүлекнең караңгы вакытында машина юлында булган. Шул ук вакытта фаҗигаләр җәяүлеләр кичүләрендә дә булган, шул исәптән җайга салынмаган кичүләрдә дә. Хәрәкәт иткәндә, төп игътибар юлда булырга тиеш! Колакчыннар аша җыр тыңлап, үзара яки телефоннан сөйләшеп бару игътибарны читкә юнәлтә. Тәүлекнең караңгы вакытында яктылык кайтаручы элементлар куллану мөһим, – ди Феликс Мәгъданов.
Нет комментариев