Язгы ташуга санаулы гына көннәр калып килә
Бу чорда һәркемнән уяулык таләп ителә
Иминлек максатында сулыклар янында рейдлар да оештырыла, халыкка иминлек кагыйдәләре искәртелә.
– Бозга ялгыз чыкмаска, үзең белән бау, таяк, машина тәгәрмәче (камера яки покрышка) алу мөһим. Гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта, 101 яки 112 номерына шалтыратырга кирәк. Батучы янына йөгереп барырга ярамый, чөнки боз икегезне дә күтәрмәскә мөмкин. Читтән торып, кул астындагы чаралар ярдәмендә булышырга кирәк. Хәзерге вакытта боз калынлыгы 30-50 сантиметр тәшкил итә. Быел боз аеруча тиз эри, шуңа аеруча сак булырга кирәк. Бәла-каза булмасын өчен һәркемнең уяу булуы кирәк. Районда язгы ташуга әзерлек дәвам итә. Елга-күлләрнең боз тыгылу куркынычы булган өлешләрендә бозны кисү, ясалма эретү эшләре бара. Өстен каралту өчен ком яки көл чәчелә. Бу эш боз тизрәк эресен һәм юкарак булсын өчен башкарыла. Күпер башлары чүп-чардан чистартыла, су агуына комачаулаучы агачлар да киселә, – диде 123нче янгын сүндерү частенең каравыл җитәкчесе Раушан Сафиуллин.
Лилия Шәймиева фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев