Техника иярләгәннәр
“Язгы каникуллар” операциясе барышында транспорт белән идарә итәргә хокукы булмаган дүрт яшүсмер тоткарланган
Язгы каникуллар чорында әтисенең машинасына утырып чыгып киткән егет тә ДАИ инспекторларының игътибарыннан читтә калмаган.
“16 яшьлек егетнең хокук бозуы транспорт чараларын массакүләм тикшергәндә ачыкланды. Дүрт очракта да балаларның әти-әниләренә административ беркетмәләр төзелеп, 30 мең сум штраф салынды. Яшүсмерләргә РФ Административ хокук бозулар кодексының 5.35 маддәсе буенча эш кузгатылды. Укучыларның эшләре балигъ булмаган балалар эшләре буенча район комиссиясенә җибәрелде”, – дип хәбәр итә районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов.
Лилия Шәймиева фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев