Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Яшел чыршы, басып торчы

Яңа ел чорында янгын куркынычы арта. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәү һәм пиротехника эшләнмәләрен дөрес кулланмау фаҗигагә китерергә мөмкин.

Яңа ел чыршысы җылыту җиһазлары һәм җиңел янып китә торган предметлардан ерак торырга тиеш. Чыршыны бизәр өчен шәм, мамык, кәгазь кулланырга ярамый. Урман гүзәлен электр гирляндалары белән бизәргә мөмкин, тик сертификацияләнгән эшләнмәләрдән генә файдаланырга кирәк. Арзанлы, җитештерүчесе күрсәтелмәгән гирляндалар янгынга сәбәп булырга мөмкин.

– Йокларга ятканда гирляндаларны сүндерергә онытмагыз. Балаларның үзләренә генә гирлянда кабызырга рөхсәт итмәгез. Өйдә бенгаль утлары кабызырга ярамый, – ди Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы Вильям Тайбактин.
Яңа елда йортта янгын чыгуга фейерверк-салютлар да сәбәп булырга мөмкин, ди белгечләр. Салют һәм фейерверкларны бары тик урамда, тораклардан читтә кулланырга рөхсәт ителә.

2023нче елның 25 декабреннән 2024нче елның 8 гыйнварына кадәр республикада янгынга каршы махсус режим кертелде. Бу чорда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган, бигрәк тә рөхсәт ителмәгән урында фейерверклар аттырган өчен штраф күләме икеләтә арта. Фейерверклар һәм петардаларны бары тик махсус мәйданчыкларда гына кулланырга ярый.

– Янгын куркынычсызлыгы мәсьәләсе һәрвакыт актуаль. Барлык мәктәпләрдә дә укучылар белән инструктажлар үткәрелде, кагыйдәләр искәртелде, аларны үтәү зарурлыгы турында кисәтелде, – ди район мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Хәбибуллина.

Лилия Шәймиева

Тулырак "Авыл утлары" газетасының  2023 ел 29 декабрь санында укыгыз.

Фото - Мөслим-информ архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев