Яшь инспекторлар отрядлары арасында “Кызыл, сары, яшел” исемле агитбригадалар конкурсы үтте
Мөслим һәм Сарман районнары буенча “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесе, район мәгариф идарәсе, районның ДАИ хезмәте белән оештырылган бәйгедә 12 команда көч сынашты
Конкурсның максаты – мәктәп яшендәге балалар арасында юл-транспорт травматизмын кисәтү. Бәйге самокатта йөрү кагыйдәләренә багышланган иде. Быел конкурста Мөслим районыннан 12 яшь инспекторлар отряды катнашты. Чыгышларны бәяләгәндә, артистлык сәләте, теманы төгәл һәм аңлаешлы итеп ачу, музыкаль һәм сәнгати бизәлеш исәпкә алынды.
Агитбригадалар конкурсында беренче урынны Петр Днепров исемендәге Рус Шуган төп мәктәбе командасы яулады. Мөслим гимназиясе икенче урынга лаек булды. Тат. Бүләр мәктәбенең яшь инспекторлар отрядына өченче урын бирелде. “Җиңүгә омтылыш” номинациясендә Мөслим лицее командасы җиңүче булды. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә өндәп чыгыш ясаган балаларның һәммәсе дә истәлек бүләкләренә лаек булды.
Лилия Шәймиева репортажы.
Фотолар - Л.Шәймиева, район мәгариф идарәсе архивы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев