Янгыннарны булдырмыйк!
Бу көннәрдә Мөслим, Иске Карамалы һәм Баек авылларының янгын сүндерү постлары гадәти булмаган тыгыз режимда эшли. Бу чорда теркәлгән янгыннарның күбесе коры үләнгә ут төртү белән бәйле. Камыл янып китсә, аны тиз генә сүндерәм димә!
– Чүп яндырам дип, авыллары белән янучылар да бар. Рәхимсез ут гомер буе җыйган мал-мөлкәтне санаулы мизгелләр эчендә юк итәргә сәләтле, – ди Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе урынбасары Илнар Идиятов.
6 апрель көнне төнге унберләр тирәсендә Яңа Сәфәр авылы территориясендә коры үләнгә ут каба. Янгын Баек һәм Иске Карамалы авылларындагы аерым янгын сүндерү постлары хезмәткәрләре көче белән туктатыла. Янгынның сәбәбе – билгесез кешеләрнең ут белән саксыз эш итүе. Җир участогының хуҗасы ачыкланып, янгынга сәбәп булган кеше административ җаваплылыкка тартылачак.
Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы Вильям Тайбактин сүзләренә караганда, узган атнада җирлектә өч көн рәттән янгын чыккан. 8 апрель көнне Тойгелде авылында гомер итүче гаиләгә дә шундый бәла килә. Шәхси йортта янгыннан соң корымга буялган диварлар гына утырып кала.
– Әби-бабайлар: “Бурдан кала, уттан калмый,” – дип әйтә иде. Өйне яшәрлек хәлгә китерер өчен бик күп тырышырга кирәк. Янгын электр чыбыгындагы кыска ялганыш аркасында чыккан дисәләр дә, тикшерү эше дәвам итә. Йортны, шөкер, иминиятләштергән идек, янгын вакытында өйдә булмадык. Төшенкелеккә бирелер вакыт түгел, өр-яңадан йорт төзергә, җиһазлар алырга кирәк. Бөтен кием-салым, көнкүреш җиһазлары янып бетте. Ярдәм күрсәткән райондашларыбызга зур рәхмәт! – ди Тойгелдедә яшәүче Гөлнара Кадыйрова.
9 апрель көнне Яңа Усы авылында шәхси ихатадагы иске мунчага ут каба. Сәбәбе – ихатада чүп яндыру. Нәтиҗәдә, коры үләнгә ут кабып, мунчаны да ялкын телләре ялмап ала. Бүгенге көндә хуҗаларга килгән матди зыян күләме ачыклана, тикшерү эше бара.
– Ел башыннан 10 янгын очрагы теркәлде. Чәршәмбе көнне Мәлләтамак авылы янында коры үлән янды. Күпчелек янгыннарның сәбәбе – кеше. Урманнарда гына түгел, табигатьтә ут белән сак эш итү сорала. Җиргә төшкән бер шырпы, сүндерелмәгән тәмәке төпчеге зур фаҗигаләргә, кешеләр үлеменә китерергә мөмкин. 17 апрельдән 10 майга кадәр республикада махсус режим кертелә. Бу чорда коры үлән һәм чүп яндыру, урман участоклары белән чиктәш торак пунктларда, бакчачылык ширкәтләрендә ачык утта ризык әзерләү тыела. Махсус режим вакытында штраф күләме дә ике тапкыр арта. Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен физик затларга – 20 мең сум, вазыйфадагы һәм юридик затларга 60 меңнән 800 мең сумга кадәр штраф яный, – ди Илнар Идиятов.
Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге хезмәткәрләре бу көннәрдә мәктәпләрдә дә очрашулар үткәрде. Белгечләр янгынга каршы махсус режим турында мәгълүмат бирде һәм, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында искәртеп, белешмәлекләр таратты.
– Чүп капчыкларына тутырылган чүпне каты көнкүреш калдыкларын җыю машиналары ала. Бакча чүбе исә экологик яктан чиста ашлама булып тора. Киселгән агач ботакларын чокырга катламлап өеп, өстен туфрак белән күмәргә кирәк. Черегәч, ул бакча өчен менә дигән ашлама булачак. Коелган яфраклар, чыбык-чабык, пычкы чүбе, хәтта катыргы-кәгазь дә яхшы компост була ала, – ди Мөслим авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марат Бәйрханов.
ТР Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссиясе утырышында да сүз янгыннарны кисәтү хакында барды. Анда “Термик нокталар” мобиль кушымтасы ярдәмендә быел 258 табигый янгынның вакытында ачыклануы турында әйтелде.
Лилия Шәймиева
Лилия Шәймиева фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев