Янгын турында хәбәр бирүче автоном җайланмалар һәр йортта булырга тиеш!
Бу төр җиһазлар фаҗигаләрне булдырмый калырга ярдәм итә.
– Ел башыннан районыбызда 18 янгын булды. Янгын турында хәбәр бирүче автоном җайланмалар ярдәмендә 5 очракта янгын куркынычы турында кисәтү килгән. Янгын хәбәрчеләре янгынны вакытында ачыклау һәм куркыныч янавы турында хәбәр итү өчен файдалы. Бу җайланмалар янгын башлану стадиясендә үк төтенне сизеп “кычкыра” башлый. Янгын башланган вакытта утны кул астындагы чаралар белән дә сүндерергә мөмкин. Янгын сүндерү техникасы килеп җиткәнче янгын булган бинадан куркынычсыз зонага тиз арада эвакуацияләнергә дә була. Автоном җайланмалар матди югалтулар куркынычын да киметә – янгын зур мәйданны колачлаганчы аны булдырмый калырга ярдәм итә, – ди Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы Вильям Тайбактин.
Торак биналарда автоном җайланмаларны һәр бүлмәдә һәм коридорда урнаштырырга киңәш ителә. Янгын хәбәрчесе түшәмдә урнаштырылса яхшырак, ди белгечләр. Җиһаз вентиляциядән һәм кондиционерлардан ераграк урнаштырылырга тиеш.
– Статистика күрсәткәнчә, хәбәрчеләрне куллану хисабына янгыннар саны 25-33 процентка, ә корбаннар саны 46-60 процентка кими. 2024 елда янгын хәбәрчеләре ярдәмендә 200дән күбрәк бала һәм 370 өлкән кешене коткарып кала алганнар. Автоном хәбәрчеләрдә батареяларны кимендә елга бер мәртәбә алыштырырга кирәк. Күп кенә фаҗигаләр кешенең бернәрсә белми йоклаган вакытында килеп чыга. Тирән йокы вакытында кешенең төтен исенә сизгерлеге югала. Торак бинада автоном янгын хәбәрчесен урнаштырып, янгынны булдырмый калырга мөмкин. Бигрәк тә күпбалалы гаиләләрдә, караучысыз, ялгыз өлкәннәр яшәгән йортларда бу җайланмалар, һичшиксез, булырга тиеш! Якыннарыгызны кайгыртып, янгын хәбәрчеләрен әти-әниләрегез яшәгән йортка да урнаштырсагыз иде! – ди район Башкарма комитеты җитәкчесе Ирек Салихҗанов.
Янгынны үз вакытында ачыкларга кирәк. Янгын хәбәрчесе – бинада төтен барлыкка килсә, куркыныч турында үткен тавыш сигналы белән кисәтүче махсус датчик. Бу җайланма төтенгә яну стадиясендә үк реакция ясый, ул вакытта утны кул астындагы чаралар белән дә сүндерергә мөмкин.
– Автоном янгын хәбәрчеләре урнаштырыр өчен өстәмә электр чыбыклар алу һәм өстәмә җиһазлар урнаштыру таләп ителми. Мондый приборларны фатирларда гына түгел, дача йортларында, зур коттеджларда да урнаштырырга киңәш итәбез. Янгынның төп сәбәбе –ут белән саксыз эш итү. Бу сүндерелмәгән тәмәке яки караусыз калдырылган газ плитәсе яки гади балалар шаяртуы да булырга мөмкин. Соңгы арада электр чыбыгындагы кыска ялганыш аркасында теркәлгән янгыннар да күп. Шул ук вакытта төп куркыныч зонасын ялгыз өлкән яшьтәге кешеләр һәм кечкенә балалар тәшкил итә. Нәкъ менә алар еш кына янгын корбаннары була. Автоном җайланманы һәр йортка куярга киңәш итәм, – ди Вильям Тайбактин.
Фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев