Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе укучыларына квест-уен оештырдылар
Иминлек

Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе укучыларына квест-уен оештырдылар

Биш этаптан торган уенда балалар ике командага бүленеп эстафетада катнаштылар

Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбендә диреткор киңәшчесе Алисә Хафизова һәм педагог-оештыручы Резеда Бохарова яшь юл хәрәкәте инспекторлары отряды белән берлектә 3нче сыйныф укучылары өчен квест-уен оештырды. 

"Биш этаптан торган уенда балалар ике командага бүленеп юл йөрү кагыйдәләре, юл билгеләре турындагы белемнәрен барладылар, ребуслар чиштеләр, викторина сорауларына җавап бирделәр һәм спорт эстафетасында катнаштылар", - дип хәбәр итәләр безгә мәктәптән.

 Фотолар - Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбеннән.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев