Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Иминлек

Гафаров: Татарстанда юл-транспорт һәлакәтләрендә үлүчеләр саны икенче ел рәттән арта

«Ун ел буе юлларда үлүчеләр санын киметә идек. Соңгы ике елда нәрсә булды?» – дип билгеләп үтте ул

Татарстанда икенче ел рәттән юл-транспорт һәлакәтләрендә үлүчеләр саны арту тенденциясе саклана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында ЮХИДИ комиссиясе утырышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Шамил Гафаров хәбәр итте.

«Ун ел буе юлларда үлүчеләр санын киметә идек. Соңгы ике елда нәрсә булды?» – дип билгеләп үтте ул.

Шамил Гафаров ассызыклаганча, быел юллардагы хәлләр канәгатьләнерлек түгел. Төп сәбәп итеп ул ведомстволарның эшне җитәрлек алып бармавын атады.

«Без ун ел буе юлларда үлүчеләр санын киметүгә ирештек. Ни өчен соңгы ике елда моны булдыра алмыйбыз? Бюджет акчалары һәм финанс ресурслары җитми дип әйтеп булмый. Акча ягыннан – тәэмин ителгәнбез. Ләкин оештырылган эш җитми», – дип өстәде ТР Премьер-министры урынбасары.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев