Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы көчле җил вакытында иминлек чаралары турында искәртте
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстанда көчле җил көтелүгә бәйле рәвештә иминлек чаралары турында кисәтте. 11 майда көндез республика территориясендә җилнең тизлеге урыны белән 15-17 метрга кадәр җитүе фаразлана.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы реклама щитлары, юл билгеләре, агачлар һәм электр тапшыру линияләре астында тормаска, урамда һәм юлларда сак булырга киңәш итә.
«Балаларны караучысыз калдырмагыз, өлкән яшьтәге һәм авыру кешеләргә ярдәм күрсәтегез. Ашыгыч хезмәтләр телефоны: 112», - диелә хәбәрдә.
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
Чыганак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев