Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Иминлек

Фото рәвешендә вирус: Мошенникларның яңа схемасыннан сакланыгыз

Ул фотографияләр рәвешендә apk-файллар (архив файл-кушымталары форматы) таратуны күздә тота

Мошенниклар кешеләрне алдауның яңа юлларын уйлап табып кына тора. Алар, фото җибәреп, “Бу фотода синме?” дип сорый. “Фотосурәтләр мондый форматта була алмый, – дип кисәтәләр район эчке эшләр бүлегеннән.

– Мошенниклар, вируслар тарату максатыннан, яңа схема куллана башлады. Ул фотографияләр рәвешендә apk-файллар (архив файл-кушымталары форматы) таратуны күздә тота. Мондый хәбәр алсагыз, файлларны ачмагыз! Ачкан очракта телефонга вирус керә. Мошенниклар һөҗүме телефонга вирус йоктырудан башлана да инде. Шуннан соң зарарлы код эшли башлый: экранда төрле кушымталар ачыла һәм банк счетларыннан акчаны күчерү турында ялган хәбәрләр килә. Соңрак мошенниклар үзләрен банкның иминлек буенча хезмәткәре дип таныштыра һәм акчаны ашыгыч рәвештә “куркынычсыз счетка” күчерергә киңәш итә. Алданмагыз!

Фото – «Татар-информ» архивыннан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев