Феликс Мәгъданов: «Кагыйдәләр безгә түгел, ә сезгә кирәк»
Мөслимдә «Тоннель» операциясе узды.
Мөслимдә “Тоннель” операциясе узды. Машина йөртүчеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәве буенча тикшерүләр ай саен үткәрелә.
«Чара барышында сигез шоферга административ беркетмә төзелде. Аның өчесе – балаларны транспортта тоткарлау җайланмасын кулланмыйча йөрткән, икесе – иминлек каешларын эләктермәгән өчен. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү безгә түгел, ә юл хәрәкәтендә катнашучыларның үзләре өчен кирәк. Кагыйдәләргә буйсыну гына иминлекне саклый», – ди районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов.
Лилия Шәймиева фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев