Ел башыннан җирлегебездә бер янгын очрагы теркәлде
Иминлек

Ел башыннан җирлегебездә бер янгын очрагы теркәлде

Янгынның сәбәбе – электр чыбыгындагы кыска ялганыш

“2 гыйнвар көнне Урожайная урамындагы шәхси хуҗалык территориясендә мунчага ут каба һәм бинага өлешчә зыян килде. Янгынның сәбәбе – электр чыбыгындагы кыска ялганыш. Мунча иминиятләштерелгән булган, тикшерү эше бара. Янгыннарның сәбәбе күп очракта кеше факторына һәм иминлек кагыйдәләрен үтәмәүгә бәйле. Йорт-җирләрегездәге электр чыбыкларын яңартканда һәм алыштырганда бары тик белгечләргә генә мөрәҗәгать итегез!” – дип кисәтә Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы Вильям Тайбактин.

Фото – Илнар Идиятов 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев