Ел башыннан җирлегебездә 8 рейд узды
Бу хакта «Мөслим-информ»га ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов хәбәр итте
“Рейдлар барышында балаларны транспортта махсус креслодан башка йөрткән – 4, иминлек каешын эләктермәгән – 15, каршы як полосага чыккан – 5, җәяүлегә юл бирмәгән – 3, җәяүле кичүе булып та, тиеш булмаган урында юл аша чыккан 4 җәяүлегә административ беркетмәләр төзелде. Алкогольле эчемлекләр кулланып транспорт белән идарә иткән бер райондашыбыз тоткарланды, аның эше шушы көннәрдә мировой судка тапшырылачак”, – дип хәбәр итә районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов.
Лилия Шәймиева фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев