Ел башыннан алкогольле эчемлекләр кулланып, рульгә утырган 41 райондашыбыз тоткарланган
Алардан 1,5-2 елга кадәр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителүдән тыш 45 мең сум штраф та түләттерәчәкләр.
Ел башыннан алкогольле эчемлекләр кулланып, рульгә утырган 41 райондашыбыз тоткарланган. Шуларның дүртесе – хатын-кызлар. Тоткарланучыларның икесе кабаттан эләккән. Алардан 1,5-2 елга кадәр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителүдән тыш 45 мең сум штраф та түләттерәчәкләр. Бу – беренче тапкыр “эләккән” очракта. “Мондый хәл кабатланса, өч елга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү, җинаять җаваплылыгына тарту һәм 200-300 мең сумга кадәр штраф яисә 200 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш каралган. Машина конфискацияләнеп, дәүләткә кала. Ике ел эчендә шундый 10 машина махсус хәрби операциягә озатылган. Машина хуҗасы рульгә аек булмаган дустын утыртса да, җавап бирергә туры киләчәк. Бу аның үзенең аек булмаган килеш утыруына тиң дип санала”, – ди районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов.
Фото: Мөслим-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев