ДАИ хәбәр итә
21 октябрьдән “Көзге каникуллар” операциясе старт алды
Профилактик чара 6 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. “Операция барышында балаларны махсус утыргычларда йөртүгә, аларның киемнәрендә яктылык кайтаргыч элементлар булуга зур игътибар биреләчәк. Җәяүле балалар да игътибар үзәгендә булачак, – ди районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов. – Каникуллар – әти-әниләр өчен дә җаваплы чор. Балаларыгызны урамга чыгарганда, юл кагыйдәләре турында искәртергә онытмагыз!”
Фото – Татар-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев