“Чиста буын” масштаблы ведомствоара операция узды
Операция кысаларында мәктәпләрдә яшьләрдә үз сәламәтлекләренә карата җаваплы мөнәсәбәт формалаштыру максатында ачык дәресләр үтте
6-15 апрель көннәрендә Россиядә “Чиста буын” масштаблы ведомствоара операция узды. Чараның максаты – наркотик матдәләрнең законсыз әйләнешенә бәйле хокук бозуларны, балигъ булмаганнар һәм яшьләр арасында наркоманияне кисәтү. “Операция кысаларында мәктәпләрдә яшьләрдә үз сәламәтлекләренә карата җаваплы мөнәсәбәт формалаштыру максатында ачык дәресләр үтте. Дәресләрдә район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре катнашты. Операция барышында яшьләрне наркотиклар белән бәйле җинаятьчел эшчәнлеккә җәлеп итү фактлары ачыкланмады”, – дип хәбәр итә район эчке эшләр бүлеге штабының өлкән инспекторы Эльза Вахитова.
Фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев