Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Иминлек

Быел 5 хатын-кыз хәмер кулланып рульгә утырган өчен җаваплылыкка тартылды

Ел башыннан районның ДАИ инспекторлары алкогольле эчемлекләр кулланып рульгә утырган 61 шоферны тоткарлаган (узган елның шушы чорында – 71 кеше).

 “Хәмер кулланып транспорт белән идарә итүчеләр арасында хатын-кызлар да бар. Быел 5 хатын-кыз хәмер кулланып рульгә утырган өчен җаваплылыкка тартылды. Иминлек каешын эләктермәгән 397 райондашыбызга – 1,5 мең сум, балаларны транспортта махсус креслодан башка йөрткән 35 шоферга 3әр мең сум штраф салынды, – ди районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов. – Мөслим авылының Вахитов һәм Кооператив урамнары киселешендә “бер якка гына хәрәкәт итү ярый” дигән юл билгесе куелса да, күпчелек шоферлар “кирпеч” билгесенә кереп китә. Моның өчен өч кешегә 5әр мең сум штраф салынды. Бер ел эчендә, шушы кагыйдәне кабат бозган очракта, 4-6 айга кадәр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү каралган”.

Фото: Татар-информ
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев